Әни теләкләре
Рөстәм МИҢНЕХАНОВКА
Әни сыер сава, сөте куе,
Бүлеп куя балаларына.
Әниләрчә һаман кайгырта ул:
– Сөтем булсын кайтуларына.
Әйе, Әни кеше, малайларың –
Синнән өзелеп төшкән егетләр.
Шулай булгач, сиңа охшаганнар,
Җилдәй җитез, бөркет кебекләр!
Ирен чите белән елмая ул:
– Рәхәт сагынып көтүләре.
Кемгә охшаганмы? – Мәгълүм инде:
Әтиләре бит, әтиләре.
Әтиләре булды тынгысыз җан –
Күңлендә һаман урман шавы иде.
Һәр агачы аның килүләрен
Әллә кайдан танып алыр иде.
Ир-егетнең бәхте үз кулында,
Уе булсын Иле турында.
Тынгысызлык, мәңге тиктормас җан
Тумыштан ук минем улымда.
Без очырдык кыю лачын итеп,
Өч тарафка тормыш юлыннан.
Хезмәт сөйгән ирне Иле мактар –
Бөек эшләр килер кулыннан!..