Җүләр бүре
Бер көнне бүрегә тау өстендә бер Кәҗә тәкәсе очраган.
Бүре әйткән тәкәгә:
‒ Хәзер мин сине ашыймын, ‒ дигән.
Кәҗә тәкәсе әйткән:
‒ Мин карт инде, ашаганда тешләрең авыртыр, ‒ дигән. – Син алай итмә, бар, тау төбендә авызыңны ачып көтеп тор. Мин тау башыннан чабып төшәрмен дә туп-туры авызыңа кереп китәрмен, ‒ дигән.
Бүре, ярар, дип, тау төбенә төшеп киткән икән. Кәҗә тәкәсе бик каты чабып төшеп, бүрене шундый катып сөзеп җибәргән. Бүре, башым ярылды бугай, дип тәгәрәп-тәгәрәп киткән.
Икенче көнне Бүре балалы бер Дуңгыз күргән. Бүре моның балаларын ашамакчы булган. Моны белгәч, Дуңгыз әйткән Бүрегә:
‒ Ярый, нихәл итмәк кирәк, ашасаң ашарсың инде. Әмма минем балаларым бик пычрак; әйдә, тегермән янына барыйк, мин сиңа аларны юып бирермен, ‒ дигән.
Бүре моңа да риза булган. Менә алар тегермән янына килеп җиткәннәр. Дуңгыз Бүрегә әйткән:
‒ Син буаның артына төш, мин сиңа юып бирә торырмын, син ашый торырсың, ‒ дигән.
Бүре, Дуңгызның сүзен тыңлап, буаның артына ук төшеп утырган. Шул арада Дуңгыз кинәт кенә арыкны ачып җибәргән, су шаулап килеп төшкән дә, Бүрене агызып та киткән.