рәсми сайт

Менә тагын...

Менә тагын язлар килеп җитте,

Очар кошлар күккә таралган.

Алты дистә гомер көтә әнием

Хәбәр юк бит һаман бабамнан.

 

Нигә, нишләп, нинди наеп белән

Башын салды үксез миллоннар.

Алты дистә буе тинтерәтә

Һәм газаплый безне бу уйлар...

 

Һаман сабак җитмәгәнме, Ходам!

Свастика баш калкыта һаман.

Мин үземне белгән көннән бирле

Әни көтә

Язлар килгән саен.

Сине сагынып, бабам!..

 

Җиңү дибез. Бөек Җиңү. Ватан.

Тагын нинди сүзләр була әйтеп.

Хәер, ни дисәң дә барыбер

Бабамның да, әнкәйнең дә хәлен

Булмастыр җиңеләйтеп...

Тәкъдим итү: